Сарман районының Сарайлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Сарман районының Сарайлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Иске бинаны "Сәламәтлек саклау"илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә алыштыру мөмкин булды.

Программа илдә икенче ел гамәлдә. Акча федераль бюджеттан субсидияләнә. Сарайлы ФАПы төзелешенә 5 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә бинаның каркасы җыелган, пластик тәрәзәләр куелган, ишек куелган, түбә әзер. Төзүчеләр эчке бизәкләү эшләренә керештеләр.

Моңа кадәр һәм яңа медицина объекты ачылганчыга кадәр халыкны кабул итү 1977 елда төзелгән бинада алып барыла. ФАПка 259 кеше беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International