«Мамадыш РҮХ» ДАССУда «Шикәрле диабетны профилактикалау» темасына компьютер дизайны плакатлары республика смотр-конкурсының сайлап алу туры үтте.
Конкурска Мамадыш районының хастаханә поликлиникалары, стационар, сырхауханә, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре хезмәткәрләренең 23 плакат тәкъдим ителде. Үз эшен «Мамадыш РҮХ» ДАССУның баш табибы Хаҗиев Дамир Фаяз улы да тәкъдим итте.
Җиңүне «Мамадыш РҮХ» ДАССУсырхауханәсенең эндокринология кабинетының шәфкать туташы Яруллина Алсу Динамовна яулады.