Балтач районының Борнак авылында модульле ФАП төзелә

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Балтач РҮХнең Борнак фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Бүгенге көндә бинаның каркасы, стеналары төзелде, пластик тәрәзәләр куелды, керү ишеге урнаштырылды, барлык кирәкле коммуникацияләр кертелде: су белән тәэмин итү, су чыгару, электр. Төзелеш бригадасы бинаның эчке бизәкләү эшләренә, түшәмне монтажлауга кереште. ФАП Борнак авылының 461 кешесенә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International