Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясе астында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда KAZAN DIGITAL WEEK – 2022 халыкара форумын үткәрә.
Эпидемиягә каршы чикләүләр шартларында катнашучылар аудиториясен киңәйтү максатыннан, форум «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә шулай ук онлайн форматта үткәрү планлаштырыла.
KDW-2022 тематик юнәлешләре:
- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
- Интеллектуаль транспорт системалары;
– Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;
– Цифрлы индустриясе 4.0;
– Кибериминлек;
- Финтех экосистемасы;
– Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.
Форумда катнашу өчен цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.