10 июльдә Татарстанның Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, Чуваш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русский, 15 меңгә якын кунак, Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләгән фольклор коллектив, халык осталары катнашты.

Чарага медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү өчен 40тан артык медицина хезмәткәре җәлеп ителгән иде, медицина персоналы булган 7 стационар медпункт оештырылган иде.

Район медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә Чистай ш. һәм Спас районының, Казан ш. - һәлакәтләр медицинасы , ашыгыч медицина ярдәме бригадалары җәлеп ителде.
Чараны үткәрү вакытында урында 130 артык пациентка медицина ярдәме күрсәтелде, госпитализацияләнгән кешеләр булады.