Чистай муниципаль районы Башлыгы Чистай район үзәк хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзүнең барышы белән танышты. Очрашуда Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафин, Чистай РҮХнең директоры Ленар Кашапов катнашты.
Дмитрий Алексеевич заманча кабул итү-диагностика бүлеген карап чыкты һәм заманча үзәкләштерелгән стерильләштерү бүлеге төзеләчәк стационарның беренче катын капиталь ремонтлауның барышы белән танышты. Шулай ук район башлыгы стационар территориясендә алып барыла торган тышкы һәм эчке эшләр буенча җитәкчелек һәм подрядчылар белән мөһим мәсьәләләр турында да фикер алышты.
Хәзерге вакытта 900 кв. метр мәйданлы бүлектә эчке эшләр тәмамланган, бина эчендә җыештыру эшләре бара, шулай ук җиһазлар һәм мебель китерү көтелә. Территорияне төзекләндерү эшләре бара, аерым алганда, брусчатка җәю эшләре башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, Чистай РҮХнең стационар бинасын капиталь ремонтлау 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча башланды. РҮХнең стационары 1986 елда төзелгән һәм шул вакыттан бирле бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган иде.
Чистай РҮХ