Зур шеш 83 яшьлек хатын-кызның корсак куышлыгында урнашкан иде. Инсульт кичергәннән соң хатын-кыз гел ятып торды, аз хәрәкәтчән иде, шуңа күрә корсакның тиз үсүе беренче вакытта аңа зур уңайсызлыклар тудырмады. Пациентка ул авырлык җыя кебек кенә тоелды. Шуңа медикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде. Сулау авырайгач, корсагы зур булу сәбәпле әйләнү мөмкин булмагач, пациент һәм аның туганнары чаң суга. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы шунда ук хатын-кызны кабул итү бүлмәсенә алып килә.
УЗИ вакытында ультратавыш диагностикасы табибы Людмила Сальникова пациентта бөтен корсак куышлыгын биләгән зур күләмле шешне ачыклый.
«Ашыгыч ярдәмнән коллегалар пациентканы кабул итү бүлегенә йөрәк патологиясе һәм бавыр патологиясе вакытында корсак куышлыгыннан сыеклык чыгарыла торган процедураларга, лапароцентез үткәрүгә китерделәр, - дип сөйли Л.Сальникова.
- Тик, ультратавыш тикшерү вакытында алдан куелган асцит диагнозы кире кагылды. Пациент турыда онкологларга хәбәр иттем һәм аны аларның ышанычлы кулларына тапшырдым.
Пациентны тәҗрибәле табиб-онколог Марат Хәйруллин кабул итте. Операциягә әзерлек күп вакыт алмадые, хатын-кызга бик авыр булды, һәм аны бу йөктән арындырырга кирәк иде. Операция 2 сәгать дәвам итте.
"Шеш бөтен эчәклекне кысты. Башта аның кая китүен аңлавы кыен булды, - дип сөйли онколог Марат Имилович.
- Шешне юан һәм юка эчәклектән аерганнан соң, без аналык өстәмәсеннән чыгуын күрдек. Шешне алганда, эчке органнарны җәрәхәтләүдә зур куркыныч иде. Кан басымының кискен төшүеннән дә курыктык. Бәхеткә, безнең бригада барысын да контрольдә тотып, операция вакытында катлаулы моментларны булдырмый кала алды.
- Әлбәттә, мондый зурлыктагы шеш шаккатырды, шеш алу 14 килограмм иде. Минем тәҗрибәмдә 15 ел элек 15 килограммлы шеш авыруы булган пациентка иде. Бу очракны мин дә яхшы хәтерлим, ул чакта без 50 яшьлек хатын-кызны коткардык. Бу очракта, пациентка шулай ук безнең бүлектән бик яхшы хис һәм алга таба яшәү теләге белән китте".
Бәхеткә, гистологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, шеш яман булмаган. Хатын-кызны өзлегүләрсез өйләренә алдырганнар.
Операция өстәле янында ике сәгать эшләгән һәм бу катлаулы операцияне үткәргән медикларның исемнәре менә:
Хәйруллин Марат Имил улы-табиб-онколог, Татарстан Республикасының Атказанган табибы;
Әхмәтҗанов Ленар Алекс улы-табиб-онколог;
Просвирова Снежана Виктор кызы-табиб анестезиолог-реаниматолог;
Нургалеева Чулпан Фәргать кызы-операция бүлмәсенең шәфкать туташы;
Трушова Аэлита Валентиновна - шәфкать туташы-анестезист.
Түбән Кама РҮКХ