Түбән Кама күп профильле хастаханәнең травматология бүлеге мөдире Виктор Сизинцев табиб булу язмышы турында

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең  травматология бүлеге мөдире, ТР атказанган табибы, талантлы травматолог-ортопед Виктор Владимирович Сизинцев үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Медицинада Виктор Владимирович инде 30 ел. Балачакта ул милиционер булырга хыяллана, әмма аның язмышы ак халат кию була. Беренче курстан соң Виктор Сизинцев армиягә китә, Байконурда фельдшер була.

1995 елда табиб Моздокта хәрби госпиталь оештыруда катнаша, аны Грозный штурмыннан соң җәеп җибәрәләр. Ул вакытта табиб 100әр кешене кабул итә иде.

1996 елда Виктор Владимирович хатыны белән Түбән Камага килә. Шул вакыттан бирле Тамбов өлкәсендә туып-үскән егет өчен Камадагы шәһәр икенче ватанга әверелә. Инде 15 ел табиб травматология бүлеге мөдире. Ел саен Виктор Владимирович 600дән артык операция ясый, шул исәптән югары технологияле операцияләр дә башкара.

«Минем өчен һөнәрем  -ул минем тормышым. Эш хәтта йоклаганда да бетми, - дип сөйли В.Сизинцев.

- Безнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк, әгәр язмышың табиб булу икән, димәк, син табиб буласың, очраклы кешеләр тиз китә, монда чынлыкта медицинаны яратучылар кала.

Хәзер Виктор Владимирович үзенең коллективы белән зур күчүгә әзерләнә. Хастаханә шәһәрчеге территориясендә төзелеп килә торган яңа корпусын тапшырганнан соң, травматология бүлеге анда икенче катны алачак.

Түбән Кама хастаханәсе коллективы Виктор Владимировичны юбилее белән котлый.


Түбән Кама РҮКПХ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International