4нче номерлы Шәһәр хастаханәсе һәм Яр Чаллы табиб-физкультура диспансеры «Электротранспорт» ҖЧҖдә хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча корпоратив программаны гамәлгә кертәләр.
Корпоратив программаны эшләү «Электротранспорт» ҖЧҖ предприятиесендә, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен хуплау, авыруларны профилактикалау чараларын киңәйтү, коллективта сәламәт климат формалаштыру һәм барлык хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру максатында үткәрелә.