Теләче район үзәк хастаханәсе балалар поликлиникасында капиталь ремонтлана. Эшләрне башкару медицина объектын «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Хәзерге вакытта балалар консультациясендә тәрәзә-ишекләр алмаштырылган, җылыту системасы, вентиляция, электр һәм су белән тәэмин итү системасы җайга салынган, стеналар буялган.
Шулай ук сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча поликлиника яңартыла. Анда эчке эшләр бара, түбә, тәрәзәләр алыштырылган, фасад яңартылган.
Сырхауханә бүлекләрендә башкарылган ремонт эшләре нәтиҗәсендә пациентларга медицина ярдәме күрсәткәндә тагын да уңайлырак шартлар булдырырга һәм медицина хезмәткәрләре өчен хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.