Республика медпрофилактика үзәге специалисты Диләрә Бареева Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен лекция үткәрде

2022 елның 15 июле, җомга

12 июльдә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен «Сәламәт туклану принциплары» турында лекция үткәрде.

Хезмәткәрләр өчен лекцияне нутрициолог Диләрә Бареева үткәрде.

Лекция барышында предприятие хезмәткәрләре сәламәт туклануның нидән гыйбарәт булуын, туклануның сәламәтлеккә йогынтысы, сәламәт туклануның төп принциплары, нутриентларның (аксым, май һәм углевод) төрләре һәм сәламәтлек өчен нинди азык-төлек продуктларының зарарлы булуы турында белделәр. Белгеч шулай ук 1 көнгә сәламәт менюны мисал итеп китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International