Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме бүлегенә дустанә эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгеч Резедә Бодрова һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең тернәкләндерү дәвалау бүлеге мөдире Дарья Нефедьева килде.
Кунакларны шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова, баш табиб вазыйфаларын башкаручы Алексей Эстрин һәм КБМҮнең реабилитация бүлеге мөдире Асия Рязапова озата йөрде.
Очрашу балаларга тернәкләндерү ярдәмен оештыру һәм оештыру-методик ярдәм күрсәтү белән танышу кысаларында планлаштырылган иде.
Бүлек эше белән танышканнан соң, Яр Чаллы шәһәрендә балаларны тернәкләндерү өлкәсендә алга таба үсеш мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде.