2022 елда диспансерлаштыруны 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 39 яшькә кадәрге гражданнар 3 елга бер тапкыр уза ала (2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983 елда туган).
40 (1982) һәм 99 (1921) яшькә кадәр безнең илдә яшәүче һәр кеше диспансерлаштыруны ел саен уза ала.
Билгеле булганча, диспансерлаштыру 2 этаптан тора.
Беренче этап - скрининг. Монда хроник авыруларны ачыклау, риск факторларын һәм аларның үсешен бәяләү керә. Артериаль кан басымын, кардиограмманы (ЭКГ, 35 яшь һәм аннан өлкәнрәк) үлчәү, күз эчендәге басымны үлчәү, кан анализы (40 яшь һәм аннан өлкәнрәк), кандагы гомуми холестерин һәм глюкозаның дәрәҗәсен билгеләүне үз эченә ала.
Беренче этапта 45, 50, 55, 60, 64 яшьлек ир-атларда кандагы простатаның махсус антигенның (ПСА) билгеләү (мәни бизенең яман шеше белән авыру куркынычын ачыклый) кебек бик мөһим тикшерүләр үткәрелә.
Хатын-кызлар өчен - 40 яшьтән 75 яшькә кадәр, сөт бизенең яман шешен профилактикалау өчен, 2 елга бер тапкыр маммография үтү.
Хатын-кызлар өчен икенче мөһим тикшерү - цитологик тикшерүгә цервикаль мазок (18 яшьтән 64 яшькә кадәр) алына, 3 елга бер тапкыр (онкоцитология) - аналык муентыгының яман шешен вакытында ачыклау өчен.
Шулай ук ике җенес өчен дә мөһим тикшеренү бар - ике елга 40тан 64 яшькә кадәр өчен, елга бер тапкыр 65-75 өчен үткәрелә - әлеге тикшерү эчәклекнең юан бүлегендәге яман шешләрне ачыклау өчен кирәк.
Эзофагастродиоденоскопия (ЭФГДС)- 45 яшьтән һәркемгә үткәрелә.
2 этап диспансерлаштыруның 1 этабында үткәрелгән тикшерүләр буенча медицина күрсәткечләре булса үткәрелә.
2 этапны тикшерүгә колоноскопия, үпкәләрнең компьютер томографиясе, эзофагогастродуоденоскопия (ЭФГДС), брахиоцефаль артерияләрне комплекслы сканерлау һәм тар белгечлек табибларының консультацияләре керә.
"Мамадыш РҮХ" ДАССУда диспансерлаштыру көн саен 8:00дән 16:40ка кадәр, ял көннәреннән тыш, 251 кабинетта (2 кат) үткәрелә. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм пациентның амбулатор картасы кирәк.
Сәламәт булыгыз һәм тикшерүне вакытында үтегез!
Мамадыш РҮХ