Республика стоматология поликлиникасының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Альбина Закирова алкогольне антисептик урынына ни өчен кулланырга ярамаганлыгы турында аңлатты.
Алкоголь кан тамырларын киңәйтә торган сыйфатка ия һәм теш тукымаларының нервларын ярсыта ала. Шулай итеп, авырту сизү барлыкка килә . Өстәвенә, алкоголь эчемлекләре теш тукымасынан һәм , гомумән, теш казналыгы системасыннан кальцийнф юдырта. Теш урталары каный башларга мөмкин.
Күп кенә кешеләр аракының авыз куышлыгын зарарсызландыру үзлегенә ия булуына ышана, имеш бу кариесны профилактикалауга ярдәм итә — бу миф, дип саный табиб. Бүгенге заман стоматологлары спиртлы сыеклыкларны кулланудан тулысынча баш тарткан, шулай ук кариоз куышлыгын эшкәртү өчен антисептика сыйфатында табиблар хлогрексидин эретмәсен куллана.
"Чынбарлык шундый ки, алкоголь — кариес һәм башка ялкынсыну куркынычын берничә тапкыр арттыра». Шул ук вакытта авыз куышлыгында микротравма патологик рак алды процессларына сәбәпче булырга, авыз куышлыгы тукымаларының яман шешенә китерергә мөмкин. Тикмәгә генә алкогольле эчемлекләр авыз куышлыгының яман шеше үсешенең иң киң таралган сәбәпләреннән берсе булып саналмый, статистика буенча икенче урында тора.
Кайбер пациентлар табиб-стоматологка барыр алдыннан «батырлык» максатларында хәмер кабул итәргә мөмкинме, дип кызыксына. "Әгәр стоматологка килү планлаштырыла икән, эчү тыела", – дип сөйли Закирова А. Спирт һәм анестезиянең реакциясе бик көчле, бу сулыш туктавына я көзән җыеруга сәбәп булырга мөмкин. Шул ук вакытта, мәсәлән, тешне алдырганда бик зур кан югалтуларга китерергә мөмкин».