25 июльдә теш техниклары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
Бу - теш протезлары ясаучы кешеләр. Гадәттә теш техникларын техник белгечлекләр буенча йөртүгә карамастан, аларның һөнәрләре зәркәнче һәм бер үк вакытта скульптор эшенә охшаш. Һәр теш индивидуаль һәм миллиметрга кадәр төгәллек белән авызда үз урынын алырга тиеш. Теш технигының һәр эше функциональ һәм эстетик булырга тиеш.
Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы стоматология сырхауханәсендә 5 теш технигы эшли. «Теш техникагы - перспективалы медицина белгечлеге. Аларның даими рәвештә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен киңәйтү мөмкинлеге бар. Бу белгечлекне алган кеше дәүләт клиникасында да, коммерция клиникада да эшләргә мөмкин. Яхшы теш техникагы беркайчан да эшсез калмаячак", - ди теш технигы Газетдинов Айгиз Рифнал улы.
Хезмәттәшләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Хезмәт нәтиҗәләре куандырсын, ә пациентларның рәхмәте эчкерсез булсын дип телибез. дөньяга матур, нурлы, кешеләрнең елмаюларын бүләк итүегез өчен, игелекле һәм мөһим эшегез өчен рәхмәт сезгә!