Ортодонт пластинканы карау, саклау турында

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Ортодонт пластинкалар тешләмне төзәтү өчен кулланыла. Конструкциясе пластинкадан, металл дугадан һәм ныгытма элементлардан тора.

Республика стоматология сырхауханәсендә балалар өчен ортодонт аппаратлар дәүләт гарантияләре программасы кысаларында әзерләнә. Алар тешләмнең анатомик үзәнчелекләреннән чыгып һәр пациент өчен индивидуаль  ясала.

Салына торган ортодонт аппаратын фиксацияләгәннән соң авыз куышлыгында аппаратка җайлашу чоры бара, бу кайбер уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Селәгәй бүленү арта, укшыта, дикция бозыла. Бу симптомнар, кагыйдә буларак, берничә көндә уза.

Табиб-ортодонт балага һәм әти-әнисенә пластинканы дөрес киергә һәм салырга өйрәтә, күрсәтә. Ортодонт аппаратны көндез дә, төнлә дә кияргә кирәк, бары тик ашаган вакытта гына салына. Ашаганнан соң авызны чиста су белән чайкап, пластинканы киеп куярга кирәк. Иртән һәм кичен тешләрне һәм аппаратны теш пастасы, щетка белән чистартырга, шулай ук аппаратны саклау өчен юыла торган тартмачык булдырырга кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International