Яр Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясендә Чаллы фотографы Диләрә Эстринаның күргәзмәсе эшли.
Тәкъдим ителгән эшләрдә яңа туган сабыйларның дөньяга килүенең бәхетле, иң җылы һәм дулкынландыргыч мизгелләре сурәтләнгән.
Быел эшләр авторы «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021» республика конкурсында Гран-при иясе булды.
Диләрә Эстринаның «Туу тарихы» автор проекты булачак әниләрдә, әтиләрдә һәм гомумән җәмгыятьтә бала табу процессын уңай кабул итүгә юнәлдерелгән.
Хатын-кызлар консультациясе пациентлары, булачак әниләр мондый күргәзмәдән бик канәгать.
Күргәзмәсе август ахырына кадәр барачак.