Татарстанның медицина хезмәте «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумының иң яхшы инициативалар исемлегенә керде

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

«Элемтә» («Связь») дистанцион сәламәтлек мониторингы сервисы Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс Фонды тарафыннан оештырылган «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумының иң яхшы инициативалары арасында 13нче урынны алды. Форумга Россиянең 85 регионыннан 19 500 идея җибәрелгән иде. Шуларның 100ен СИА Эксперт советы сайлап алды.

«Элемтә» проекты кешеләргә үз хәлен күзәтеп торырга ярдәм итә һәм пациент һәм табиб арасында онлайн-форматта элемтә урнаштыра. Хәзер "Элемтә" сервисы белән Казанда йөкле хатын-кызлар һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр файдалана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International