Аня хәзер ремиссиядә. Аня Чаллы онкодиспансеры табибы Линар Нигъмәтуллин аңарда яман шеш булуы шиге турында әйткән көнне искә ала. Биопсия, тикшеренү, «куркыныч диагноз», химиотерапия, операция, нур терапиясе. Тормыш икегә: диагнозны белгән көнгә «кадәр» һәм аннан «соң»га бүленде.
Аня тирәсендә онкология белән авыручылар юк, «начар нәселдәнлек», генетик фактор юк. Кияүдә, кызы үсеп килә. Аня операция алдыннан "ни өчен мин?" соравын биреп, елганын искә төшерә.
Хәзер ул 7нче Шәһәр поликлиникасының амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге базасында мастэктомиядән соң тернәкләнү дәвалавы ала.
Быел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМА реабилитология кафедрасы ярдәме белән сырхауханә базасында шәһәрдә һәм Кама аръягында аналогы булмаган постэктомик синдромлы хатын-кызларны амбулатор медицина реабилитациясе буенча уникаль проект старт алды.
- Яр Чаллыда 3200дән артык хатын-кыз «сөт бизенең яман шеше» дигән диагноз белән диспансер исәбендә тора , 150 хатын-кыз оператив дәвалауны узды, - дип билгеләп үтә 7нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов. - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резедә Әхмәт кызы Бодрова катнашында без клиник күрсәткечләр нигезендә постмастэктомик синдромлы пациентлар өчен программаны башлап җибәрдек. Реабилитация үз эченә заманча һәм куркынычсыз дәвалау алымнарын, медицина психологы белән шөгыльләнүне ала. Без онкодиспансер һәм АМЯХ белән бергә эшлибез. Амбулатор реабилитациягә юлламаны пациентлар яшәү урыны буенча поликлиникада оператив дәваланганнан соң ала алалар.
Медицина реабилитациясе буенча табиб, онколог, дәвалау физкультурасы буенча инструктор-методист, психолог составындагы мультидисциплинар бригада пациентканың торышын бәяли һәм индивидуаль медицина реабилитациясе программасын сайлый, – дип сөйли амбулатор реабилитация бүлеге мөдире Айгөл Джумабаева.- Бу микроциркуляция системасы авырган вакытта дәвалау физкультурасы, гидрокинезиотерапия, эндомассаж һәм куркынычсыз магнит кыры йогынтысы белән берләштерелгән муен, кул массажы, гидрокинезиотерапия һәм башка дәвалау ысуллары.
Аня - оператив дәваланудан соң амбулатор реабилитацияне узучы беренче пациентлардан.
- Беренче процедуралардан соң кулларда һәм калак сөяге турысында авыру шактый кимеде, шешенү әзәйде, аяк-кул хәрәкәтчәнрәк булды. Кәеф яхшырды, - дип билгеләп үтә Аня.
Без аңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге, сәламәтлек телибез