Татарстанда «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында авыл җирлегендә эшләүче табибларга һәм фельдшерларга матди ярдәм күрсәтелә. «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программаларында катнашучылар дәүләттән 1 миллион сум һәм 500 мең сум алалар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында программада катнашучылар белән Интервью укыгыз.
Гомуми практика табибы Эльвира Фатыйхова Казаннан Биектауга күчеп килгән. 2013 ел башында «Земский доктор» федераль программасы буенча 1 млн.сум күләмендә ярдәм алып, әлеге акчага йорт салып, бүген гаиләсе белән үз йортында рәхәтләнеп яши. Бу гаиләнең ничек яшәве турында монда укыгыз.
Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаган Фәйрүзә Сәләхиева Рус Әҗиле авылында фельдшер булып эшли. Аның белән интервьюны сылтама буенча карарга була.