Чистай бала тудыру йортында бәйрәм узды

2022 елның 5 августы, җомга

Чистай район үзәк хастаханәнең бала тудыру йортында имезүче әниләр һәм сабыйлары өчен бәйрәм узды. Очрашуны 1-7 августта узучы Бөтендөнья балага  ана сөтен имезүгә булышлык күрсәтү атнасына туры китерделәр.

Акциянең максаты - хатын-кызларга бала сәламәтлеге өчен күкрәк сөте ашатуның файдасы турында хәбәр бирү.

Гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Вячеслав Карташов хатын-кызларның балаларын күкрәк сөте белән ашатуны хуплап, әниләргә һәм аларның балаларына нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Чарада катнашучы әниләргә бүләкләр һәм тәмле ризыклар өләшенде. Матур итеп бизәлгән фотозонда имезүче хатын-кызлар һәм аларның сабыйлары өчен фотосессия оештырылды.

Очрашуда катнашучылар Чистай РҮХ җитәкчелегенә, перинаталь үзәк табибларына бала тудыру һәм бала тудырудан соңгы чорда озата барулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Чистай РҮХ

Елена Архипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International