Арча районының Яңа Кенәр авылында Казанның 7нче клиник хастаханәнең мобиль сырхауханәсе эшли

2022 елның 5 августы, җомга

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының Яңа Кенәр авылында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе эшли: беренчел медицина ярдәмен бөтен Россия гражданнарына, шул исәптән ерак һәм аз халыклы районнарда да алырга була.

Мобиль комплекс - ул махсуслаштырылган автомобиль-фургон, анда тар белгечләрдән ярдәм алырга, анализлар тапшырырга һәм хәтта заманча җиһазларда авыруны диагностлаштырырга мөмкин.

Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы белгечләре бригадасы составында медицина регистраторы, табиб-невролог, табиб-кардиолог, табиб-офтальмолог, табиб-уролог, кан тамырлары хирургы.

Мобиль поликлиникада тикшерүгә язылу өчен үзенең участок терапевтына яки ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International