Министр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 16нчы ШКХ корпусларының берсендә капиталь ремонт белән танышты

2022 елның 5 августы, җомга

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 16нчы номерлы ШКХнә планлы визит белән килеп китте. Визитның максаты - стационарның икенче корпусына капиталь ремонт ясау барышын тикшерү иде. Ремонт шул исәптән "Сәламәтлек саклау" милли проектына кергән беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында да бара.

16нчы ШКХ баш табибы Владимир Геннадьевич Беляков Марат Наилевичка инде файдалануга тапшырылган бишенче катны - онкогематология бүлеген күрсәтте.

Җитәкчеләр хастаханәнең даруханә склады өчен бүлеп бирелгән блокны карадылар.

Бүгенге көндә барлык медикаментларны яңа биналарга ташу төгәлләнде, алар дару препаратларын саклауның барлык нормалары буенча җиһазландырылган. Беренче чиратта сүз температура режимын саклау һәм яктылык төшүдән саклау турында бара.

Чиратта - РКТ, МРТ аппаратларында тикшеоүләр үткәрү өчен биналарны һәм административ блокны файдалануга тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International