Бүген Офтальмологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

8 август - Халыкара офтальмология көне.

Татарстан Республикасы офтальмологлары дистәләрчә мең кешегә, рефракцион хирургиянең, катаракта һәм глаукома микрохирургиянең, челтәрсыман катлау патологиясен лазерлы дәвалауның, витреоретиналь хирургиянең, күрү органының авыр травматик зыяннарыннан соң реконструктив тыкшынуларның заманча технологияләрен кулланып, күрү сәләтенә ия булырга ярдәм итә. Офтальмологиядә безнең белгечләр колачламаган юнәлешләр юк.

Хәзерге офтальмологиянең күп кенә күз авыруларын дәвалау өчен киң мөмкинлекләре бар, әмма белгечләр бу авыруларны профилактикалау белән шөгыльләнергә киңәш итә. Төп рекомендацияләр - начар гадәтләрдән баш тарту, күзләрне ультрашәмәхә нурланыштан саклау өчен сыйфатлы кояштан саклаучы күзлекләр кию, кандагы шикәр дәрәҗәсен, холестерин басымын һәм дәрәҗәсен  сәламәт туклану. Ә офтальмологта даими тикшерү күз авырулары үсешенең башлануын вакытында күрергә мөмкинлек бирә. Күз авырулары, ачыкланган иртә срокларда, тулысынча дәвалана.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2000 еллар башында күз авыруларыннан 13,7 миллион россияле зыян күрсә, хәзерге вакытта алар 20 миллион булган. Өлкән яшьтәге россиялеләр арасында ешрак күз мускулларының авырулары, аккомодация һәм рефракция, катаракта, глаукома, конъюнктивит һәм челтәрсыман катлау авырулары очрый.

Күрүгә йөкләнешләренең югары булуы, стресслар, гиподинамия – күзләрнең начараюына китерә торган төрле патологияләр формалаштыруга китерә торган күп кенә тискәре факторларның кайберләре генә. Хәзерге офтальмология глаукома, катаракта, элек сукырлыкка китергән челтәрсыман катлауның өзелүе кебек бик җитди авыруларга каршы нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International