25-26 августта Казанда Россия Федерациясе суд-медицина экспертлары табибларының (халыкара катнашу белән) Бөтенроссия конференциясе узачак.
Конференциядә суд-медицина эксперт практикасының көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Очрашуга дәүләт медицина эксперт оешмаларының җитәкчеләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Чабаксар, Киров, Минск (Беларусь Республикасы), Төньяк Осетия медицина югары уку йортларының суд медицинасы һәм хокук кафедралары мөдирләре килүе көтелә.