Михаил Мурашко «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтен туган көне белән котлады

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

РФ Сәламәтлек саклау министры һәр волонтерның гражданнар сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Министр волонтерлар профилактика акцияләрен үткәрүләре турында әйтеп, "ә һәр кеше өчен сәламәт булырга өйрәнергә кирәк", - диде. М. Мурашко әйтүенчә, бу чараларда 24 млн.нан артык кеше катнашкан. Ә 35 меңнән артык кеше табибларга, шәфкать туташларына, пациентларга кайнар линияләрдә, дару препаратлары китереп, кабул итү бүлекләрендә һәм медицина оешмаларында эшләп актив ярдәм иткән.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, волонтерлар, пандемия вакытында медицина ярдәме күрсәтүдә өлкән иптәшләренә ярдәм итеп, медицина оешмаларында 25 млн сәгать тирәсе вакыт үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International