Кама балалар медицина үзәгендә - телемедицина

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә видеоконференцэлемтә аша даими консультацияләр үткәрелә. КБМҮ белгечләре онлайн режимда район үзәк хастаханәләре табибларына консультация бирә, шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе «өлкән» коллегалары белән катлаулы клиник очраклар турында фикер алыша.

Мондый консультацияләр анамнез җыю, сайлап алынган дәвалауның нәтиҗәлелеген бәяләү, пациентның сәламәтлеге торышын гомуми күзәтү өчен оештырыла, бу КБМҮдән пациентларны Республика клиникаларына җибәрүнең шактый кимүенә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International