Табиб - ул ялда да табиб!

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Сарман район үзәк хастаханәнең Җәлил районы хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы, табиб-хирург Евгений Иванович Окшин батучы малайның гомерен саклап калды.

Бу хәл табиб гаиләсе белән ялга барган Кырымда була. Евгений Окшин диңгездә батучы баланы күрә. Соңрак ачыкланганча, 9 яшьлек малайның суда эпилепсия өянәге башланган булган, йөрәге һәм сулышы туктаган.

Ярда Евгений Иванович балага реанимация чаралары күрсәтә башлады. 15-20 минут тирәсе ул тормыш функцияләрен яңадан торгыза. Аннары баланы килеп җиткән Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшыралар. Шул ук вакытта Евгений Иванович зыян күрүчене хастаханәгә илтүне оештыруда да ярдәм итә.

Бүгенге көндә бала белән барысы да әйбәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International