Кайбыч районының Чүти авылында ноябрь аенда пациентлар өчен ФАП ачылачак

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Кайбыч РҮХнең Чүти фельдшер-акушерлык пункты пациентларны көзен кабул итәргә тулысынча әзер булачак. Исегезгә төшерәбез, яңа медицина объекты «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Эшләрнең барышы белән  РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин танышты, ул июль ахырында ФАПта булды.

ФАП модульле технология буенча төзелә, хәзер бинаның каркасы әзер, түбәсе бар, тәрәзәләр һәм ишекләр куелган,  пандус монтажланган, эчке эшләр башкарыла. Якын арада территория төзекләндереләчәк, шулай ук газ һәм су белән тәэмин итү эшләре башкарылачак.

ФАП беркетелгән 594 кешегә хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International