Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталь медиклары #ОзакЯшәүӨчен (#ЧтобыЖитьДолго) кампаниясе кысаларында «Кан басымыңны бел» профилактик акция уздырды.
Чараны ачу тантанасында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.
Теләге булган һәр кеше госпитальнең баш табибы Резедә Мавзютова белән аралаша һәм борчыган сорауларны бирә алды. Резедә Ришат кызы кан басымын даими рәвештә үлчәүнең һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен диспансерлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде.
– Иртә стадияләрдә күп кенә авырулар симптомсыз уза. Алар арасында, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары, шикәр диабеты һәм башка куркыныч авырулар бар. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса һәм дәвалау башланса, тулысынча терелү ихтималы да шулкадәр зуррак. Шуңа күрә даими рәвештә профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны узу мөһим, - дип сөйләде халыкка Резедә Ришат кызы.