1256 берәмлек медицина җиһазлары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча республиканың авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә кайтарылачак.
15 стационар рентген-аппарат сатып алынды, аларны монтажлау башланды. Әлмәт үзәк район хастаханәсе поликлиникасында цифрлы рентген диагностик комплексы файдалануга тапшырылды.
19 августка кадәр Яшел Үзән районының Васильево район хастаханәсендә һәм Нурлат районында рентген җиһазлары урнаштыруны төгәлләргә тиешләр.
Хәзерге вакытта томографлар урнаштыру өчен кабинетлар әзерләү бара. 12 данә кайтартуга контракт төзелде.
Заманча маммографларны монтажлау бара. Аларны 8 учреждениегә кайтарганнар.
Республиканың җиде районының 277 ФАПында (Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Балтач, Саба, Чирмешән һәм Спас) автоматик дефибриляторлар, спиналь щитлар һәм сулыш аппаратлары (205 данә) алыштырылды.
Бүгенге көндә 18 стационар флюорограф, 5 УЗИ аппараты сатып алуга аукцион үткәрелде, 12 стационар УЗИ аукционда үтә.