Казан шәһәренең медицина оешмалары табиблары җәйге спорт төрләре буенча Казанда узучы иң көчле спортчылар арасында I Бөтенроссия Спартакиадасы матчларында медицина ярдәме күрсәтүгә җәлеп ителделәр.
Бүген Казанда волейбол буенча Спартакиаданың беренче туры матчлары уза.
Исегезгә төшерәбез, 10 августта Россиядә җәйге спорт төрләре буенча 2022 елгы иң көчле спортчылар арасында Бөтенроссия Спартакиадасы старт алды. Ул 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.