Лениногорск шәһәренең медсанчасте поликлиникасын капиталь ремонтлау буенча эшләр көзгә төгәлләнәчәк

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Медик-санитар часть сырхауханәсендә капиталь ремонт эшләре иң кызган чагы. Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына керде. Капиталь ремонтны кыш ахырында башладылар, бюджет 20 млн. артык сум тәшкил итә.

Бүгенге көндә бинада идәннәр җәелгән, стеналар тигезләнгән, инженер һәм электр челтәрләре сузылган, вентиляция системасы урнаштырылган. Ишекләр куюга һәм линолеум салуга керештеләр. Ремонтны көз уртасына тәмамларга планлаштыралар.

Хәзерге вакытта терапевтлар, гомуми практика табиблары, невролог, кичектергесез бүлек һәм медик-санитар часть пациентларын диспансерлаштыру МСЧ стационары бинасында урнашкан. Хирург, травматолог, эндокринолог, лор һәм окулистны район үзәк хастаханәнең сырхауханәсендә кабул итәләр. УЗИга язылу һәм медик-санитар бүлек пациентларының эндоскопик тикшеренүләре МСЧ стационарында мәгълүмат өстәлендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International