Арча хастаханәсенә тернәкләндерү җиһазлары кайтты

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

"Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем санын киметү" программасын тормышка ашыру кысаларында Арча район үзәк хастаханәсенә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуларын кичергән пациентларны реабилитацияләү өчен җиһазлар кайтарыла.

Җиһазлар Арча үзәк район хастаханәсенең беренчел кан тамырлары бүлегенә китерелә. Хастаханәдә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләргә 200 меңгә якын кеше хезмәт күрсәтелә.

Хастаханәгә роботлаштырылган велоэргометр, биологик кире элемтә белән пассив, актив-пассив механотерапия өчен аппараты, аяклар өчен роботлаштырылган терапияләү аппараты килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International