Тәтеш сырхауханәсендә яңа рентген маммография аппаратында тикшерү үткәрә башладылар. Әлеге медицина җиһазы «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына сатып алынган.
Цифрлы маммографны җайга салу эшләре бара. Бу аппаратта көнгә 15-25 хатын-кыз тикшерү уза ала.
Маммография аппараты төгәл диагноз кую һәм яман шешнең иртә стадияләрен ачыклау өчен кирәк.
Аппарат югары җитештерүчәнлеккә ия, бу скрининг тикшеренүләрен үткәрү тизлегендә уңай чагылыш табачак.