Баш шәфкать туташы Наталья Тугулева: очышлар - ул минем тормышым

2022 елның 12 августы, җомга

13 августта Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яр Чаллы шәһәре табиб-физкультура диспансерының баш шәфкать туташы Наталья Тугулева үзенең бәйрәме дип саный.

Наталья Николаевна - экстремал. Актив һәм кайчак куркыныч спорт төрләре белән мавыгучы кешеләрне шулай атау гадәткә керде инде. Башкалар өчен экстрим булса, аның өчен гадәти тормыш.

«Мин Яр Чаллы табиб-физкультура диспансерында баш шәфкать туташы булып эшлим. Шәфкать туташы һөнәре турында мин балачактан хыялландым, шуңа күрә мәктәптән соң Яр Чаллы медицина көллиятенә укырга кердем, һәм менә 14 ел инде белгечлек буенча эшлим. Медицинадан тыш, мәктәп һәм студент елларында спорт белән дә актив шөгыльләндем: баскетбол һәм җиңел атлетика», - дип үз тарихы белән уртаклашты Наталья Николаевна.

Наталья ялны актив үткәрә: чаңгыда, велосипедта йөри, йөзә... 2017 елда хәтта Эльбрусны да яулады.

"Альпинизмнан парапланеризмга кадәр ерак түгел, принцип бер - биеклеккә мәхәббәт. - ди Наталья Николаевна. - Парапланда беренче очышымны хәтерлим. Бу 2019 елда инструктор белән иде. Ул чакта мин иң оныта алмаслык хисләр кичердем. Хәзер парапланеризм буенча икенче спорт разрядым бар, параплан буенча төрле ярышларда катнашырга тырышам.

Наталья Николаевнаның спортта да уңышлары моның белән генә тәмамланмый. Ул - Яр Чаллы шәһәренең Медицина хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың актив катнашучысы һәм оештыручысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International