Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары иң көчле спортчылар арасында спортның җәйге төрләре буенча I Бөтенроссия спартакиадасының волейбол матчларын медицина белән тәэмин итүгә җәлеп ителделәр.
Волейбол буенча матчларның беренче көнендә Татарстан Мәскәү командасын 3:1 исәбе белән җиңде.
Санкт-Петербург һәм Белгород өлкәсе волейбол командалары арасындагы матчта Санкт-Петербург командасы 3:1 исәбе белән җиңү яулады.
Иртәгә Казанда волейбол буенча матчларның икенче көне узачак.
Спортчыларга нык сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телибез!