Чаллыдан теш табибы йога буенча массакүләм күнегүләрдә катнашты һәм рекордсмен булды

2022 елның 12 августы, җомга

Яр Чаллының 1нче номерлы стоматология сырхауханәсенең теш табибы Гөлназ Дәүләтова 6 августта Казанда узган Беренче Бөтенроссия сәламәтлек фестивалендә катнашты. Фестивальдә йога буенча иң массакүләм хатын-кызлар тренировкасы буенча Россия рекорды теркәлде.

Казанга фестивальдә катнашырга башка шәһәрләрдән һәм хәтта илләрдән 2000нән артык хатын-кыз килде. 25 меңнән артык катнашучы әлеге чарага онлайн кушылды. Иң кечкенәсенә - биш, ә иң олысына 67 яшь иде.

Гөлназ Рәзимҗан кызы йога белән 2021 елның ноябреннән шөгыльләнә. "Мин тормышымда йога барлыкка килүемә бик шат. Ул тынычландыра, башны начар хис-тойгылардан арындыра", - диде табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International