Чаллының 7нче сырхауханәсендә планлы медицина ярдәме алучы чит ил кешеләре саны артты

2022 елның 12 августы, җомга

«Сәламәтлек саклау» милли проекты, «Татарстан Республикасында медицина хезмәтләре экспортын үстерү» региональ проекты кысаларында Республика медицина оешмаларында чит ил гражданнарына медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудырыла.

Сүз эре республика клиникалары һәм югары технологияле медицина ярдәме үзәкләре турында гына түгел, ә поликлиникалар турында да бара. Поликлиникада чит ил кешесе безнең төбәктә булган чорда күзәтелә ала. Моның өчен яшәүгә рөхсәт алырга яки ирекле медицина иминияте полисы алырга кирәк.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы сырхауханәсендә 11 чит ил гражданы күзәтелә, алар арасында Нигерия, Исландия, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Украина пациентлары бар.

Пациент Матильда Россиягә Нигериядән 2018 елда укырга килгән. КФУның лингвист институтына укый. Биредә булачак ире белән танышты.

Хәзер алар йөклелек планлаштыралар һәм 7нче поликлиникада күзәтелә. Матильда үзенең дәвалаучы табибыннан канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International