Көектә төзелә торган табиблык амбулаториясенә асфальт юл салалар

2022 елның 12 августы, җомга

Көектә табиблык амбулаториясе төзелеше тулы куәттә бара, хәзер бинаның өченче катына кирпеч салына. Питрәч районында медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелә.
Төзүчеләр эчке инженерлык системалары белән шөгыльләнә: су, канализация, электрика үткәрә. Беренче катларда диварларны штукатурлау эшенә керешкәннәр.

Бинаның мәйданы 1 734,5 кв. метр тәшкил итәчәк. Табиблык амбулаториясе сменага 100 кешегә исәпләнгән.

Район мөрәҗәгате буенча табиб амбулаториясенә керү юлын төзү өчен финанслау бүлеп бирелгән.

Бүген юл төзелеше юнәлешендә эш башланды. Бу юл торак комплексын амбулатория белән тоташтырачак һәм алга таба балалар бакчалары, мәктәп яныннан узачак. Тротуарларны һәм урамнарны яктырту каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International