Теләче сырхауханәсендә яңа рентген-аппарат һәм флюорограф урнаштырачаклар

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Теләче хастаханәсенә яңа стационар цифрлы рентген аппараты китерелде. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган. Шул ук федераль проект акчасына флюорограф сатып алынган.

Хәзер җиһазны кую өчен урын әзерләнә. Әлеге программа буенча сырхауханә бинасында да капиталь ремонт ясала. Пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Заманча цифрлы аппаратлар табибларга тиз арада цифрлы снимокларны алырга һәм экспертлар белән дистанцион рәвештә киңәшләшергә мөмкинлек бирәчәк.

Быел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Республика медицина учреждениеләренә барлыгы 14 рентген-стационар аппарат: Алексеевск, Аксубай, Әлмәт, Арча, Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Нурлат, Саба, Сарман (2 берәмлек), Теләче, Чистай РҮХ; 4 күчмә рентген аппарат - Баулы, Балтач, Нурлат, Саба РҮХ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International