Балтач РҮХдә яңа стационар рентген-аппарат өчен бинага капиталь ремонт ясала. Җиһазлар сырхауханәгә килеп җитте. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль программасы акчаларына сатып алынган.
Әлеге программа буенча медицина учреждениесе өчен портатив УЗИ аппараты да сатып алыначак.