Түбән Кама журналистлары ашыгыч медицина үзәгендә булдылар
2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе
Түбән Кама районы журналистларын 1 сентябрьдә пациентлар өчен ачылачак яңа Ашыгыч медицина үзәгенә чакырдылар. Яңа алты катлы бина буенча экскурсияне Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин үткәрде.