Бүген россиялеләр милли символиканың төп бәйрәмнәреннән берсе - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.
1991 елның 22 августында РСФСР Югары Советы Россия милли флагын - триколорны билгели. Бу яңа флаг түгел, аңа 300 елдан артык. Барысы да ак-зәңгәр-кызыл флагны Алексей Михайлович патшалыгы вакытында Беренче рус хәрби корабында күтәрүдән башланды. Кызыл төс - державалык, зәңгәр — изге ана һәм ак — ирек һәм бәйсезлек дигәнне аңлата.
Бәйрәмне бөтен ил буенча киң колач белән һәм иҗади итеп билгеләп үтәләр. Казанда 17:30дан 19:00гә кадәр Кремль яр буенда волонтерлар тасмалар таратачаклар. Ә 19: 30дан 23: 00гә кадәр Казан телеманарасы Россия триколоры төсләренә керәчәк.