Тукай район үзәк хастаханәдә компьютер томографы өчен кабинет әзерлиләр

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Тукай РҮХ сырхауханәсенә рентген компьютер томографиясе аппараты кайтаралачак. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алына.

Хәзер кабинетны компьютер томографы өчен әзерләү бара. Кабинетта стеналарын күтәрәләр, идәннәрен җәяләр, электрика үткәрелә. Кабинетны радициядән саклаучы махсус барит штукартуркасы белән штукатурлыйлар.

Компьютер томографын кую сентябрь аенда көтелә. Шулай ук әлеге программа буенча әлеге учреждениегә флюорограф һәм УЗИ аппарат урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International