2022 елның җиде аенда Алабуга үзәк район хастаханәсендә тирәнтен программа буенча 1133 кеше диспансерлаштырылды, шул исәптән 933 кеше – тулы күләмдә.
Тирәнтен диспансерлаштыруны узу өчен, алабугалыларга паспорт һәм ОМС полисы белән поликлиникага (Пролетар ур., 36) мөрәҗәгать итәргә кирәк. 306 нчы тирәнтен диспансерлаштыру кабинеты дүшәмбедән җомгага кадәр 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 8дән 12 сәгатькә кадәр эшли.