Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү: Нурлат хастаханәсендә маммограф һәм цифрлы рентген-аппарат куела

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Нурлат район үзәк хастаханәсе поликлиникасында цифрлы рентгенология аппараты һәм маммограф урнаштырылды. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча сатып алынды.

Медицина техникасы киң спектрлы тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта эш өчен кирәкле рөхсәт документларын рәсмиләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International