Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә ял көнендә диспансерлаштыруны уздырдылар

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Ял көнендә диспансерлаштыру көне Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталенең сырхауханәсендә 20 августта узды. Медучреждениедә мондый көн оештыру идеясе пациентлар арасында сораштыру уздырганнан соң туды, күпләр эш белән мәшгуль булу сәбәпле  медицина тикшерүләрне узарга өлгермәвенә зарланды.

"Айга бер тапкыр, һәр өченче шимбәдә без профилактик тикшерүләр бүлеген генә түгел, тар белгечләрне һәм диагностика бүлеген дә эшкә чыгарабыз", – диде госпитальнең баш табибы Резеда Мәүлетова.

Бу көнне диспансерлаштыруны 50 дән артык кеше узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International