Чирмешән хастаханәсендә компьютер томографы урнаштыру өчен кабинет ремонтлана

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

«Чирмешән РҮХ» ДАССУда компьютер томографы урнаштырачаклар. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.

Хәзер Чирмешәндә дә заманча диагностика җиһазлары булачак, пациентларга тикшерү узу өчен зур шәһәрләргә барырга туры килмәячәк.

Бүгенге көндә компьютер томографын урнаштыру өчен бүлмәдә төзү-монтаж эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International