Буа хастаханәсенә яңа рентген маммография "Маммоскрин" аппараты килде. Заманча җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.
"Маммоскрин" аппараты 5 августта файдалануга тапшырылган, көнгә уртача 18-20 пациент кабул ителә.